"Ни өчен без бу чараны мондый вакытта уздырабыз? Барысы да мантыйкка ярашлы. Эпидемияне без тиздән җиңәчәкбез, чөнки нәрсә эшләргә кирәклеген беләбез, һәм республика халкы үзләрен дөрес тота. Әмма без барысы да тәмамлангач, нәрсә эшләргә кирәклеген төгәл аңларга тиеш. Теләсә нинди кризис яңа мөмкинлекләр бирә. Һәм безнең форумда катнашучылар дәрәҗәсе, аларның ярдәме белән без республиканы ничек тиз арада тергезүне, халкыбызга уңайлы тормыш һәм иртәгәсе көнгә ышаныч тәэмин итүне билгели алачагыбызга шик калдырмый. Ә бу кризис уйланулар өчен бик күп азык бирә..." - дип яза республика җитәкчесе.
Программада - 10 секция һәм ике пленар киңәшмә. Русия спикерлары арасында - "Югары икътисад мәктәбе" тикшеренү университеты ректоры Ярослав Кузьминов, Стратегик инициативалар агентлыгы генеральный директоры Светлана Чупшева, Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксенов, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Евгений Примаков, Русия Президенты каршындагы Икътисади совет әгъзасы Андрей Репик, Русия Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Борис Титов һәм башкалар.
Модератор булып Русия телевидениесе академиясе вице-президенты Александр Любимов чыгыш ясаячак.