Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 апрель 2020, 21:11

Башкорт теленнән халык-ара онлайн диктантка 67 мең кеше язылган

25 апрельдә иртәнге сәгать11-дә беренче тапкыр Башкорт теленнән халык-ара онлайн диктант үткәреләчәк. Бу дөнъядагы һәм илдәге эпидемиологик хәл белән бәйләнгән.

Башкорт теленнән диктант 2015 елдан бирле уздырыла. 2019 елда акциядә 69 687 кеше катнашты һәм ул халык-ара статусын алды. Аларның 3 511-е онлайн язды. Быел Халык-ара диктантта катнашу өчен 67 мең кеше теркәлде.
Алар арасында — Санкт-Петербург, Свердловск, Чиләбе өлкәләре, Кировоград, Мәскәү, Ноябрьск, Якут Республикасы һәм Краснодар крае вәкилләре. Шулай ук башка илләрдән: Үзбәкстаннан, Казакстаннан (Нурсолтан, Алматы), Швейцариядән (Женева), АКШ-тан (Лос-Анджелес, Нью-Йорк), Испаниядан, Эстониядан, Төркиәдән (Истанбул, Анталия, Фетхие, Эскешихер), Германиядан (Берлин), Кытайдан (Пекин, Гуанчжоу) катнашучылар бар.
Диктантка:
1.Башкортстан юлдаш телевидениесындагы туры эфир вакытында;
  1. «Бәйләнештә» (https://vk.com/video-27097047_456247151 ), «Instagram» социаль челтәрләрендә, «YouTube» видеохостингында(https://youtu.be/XTaPHuXGLvA );
  2. https://bashkdictant.ru/ сайтында кушылырга мөмкин.
  3. Туры трансляция:
    — сәгать 11-дән 12-че 25 минутка кадәр – башкорт телен яңа өйрәнә башлаган катнашучылар өчен;
    — 12-че 30 минуттан 12 тула 5 минутҡа кадәр — башкорт телендә иркен аралашкан катнашучылар өчен;
    — сәгать 12-дән 1-че 20 минутка кадәр – башкорт теленең төньяк-көнбаеш диалектында язган катнашучылар өчен.
    Акциядә катнашу өчен https://bashkdictant.ru/ сайтында теркәлергә кирәк.
    Һәр катнашучының диктантны өйдә үз аллы язу мөмкинлеге бар. Тәмамлангач, диктант язылган кәгазьне фотога төшереп, https://bashkdictant.ru/ сайтында шәхси кабинет аша җибәрергә кирәк.
    Мондый мөмкинлек булмаса, эшләрне 2020 елдың 26 апреленә төнгө 12 тула 1 минутҡа кадәр [email protected] электрон почтасына яки Whatsapp мессенджерының +7 (927) 950-02 -66 саннарына җибәрергә мөмкин.
    Акциянең рәсми йомгаклары 30 көн эчендә https://bashkdictant.ru/ сайтына куелачак.
    Фото: Олег Яровиков
    Читайте нас: