Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 апрель 2020, 23:49

Коронавирус ураза тотмау өчен сәбәп була аламы?

Ураза аена кердек. Тик менә таҗлы вирус таралган вакыт бит әле. Шул сәбәпле ураза тотудан баш тарту дөрес гамәлме икән? Дин әһелләре бу хакта ни әйтер?

Билгеле, чирләгән килеш ураза тотарга ярамый. Ашамыйча торырга ярамый торган ашказаны чирләре, диабет бар. Шушындый хроник авыруларга да ураза тоту киңәш ителми, ди имам-хатыйблар.

Бер-ике атнада уза торган, грипп кебек чир эләккән икән, шушы ике атна узгач, савыккач, аякка баскач, ураза тотарга кирәк. Ураза тәмамлангач, әлеге тотмаган көннәрне тотып бетерсәң яхшы. Шулай ук Аллаһы Тәгалә, сәфәрдә булган кешеләргә ураза тотмаска ярый, дип әйтә. Ләкин бу аятьнең ахырында Ул, ураза тотсагыз, сезгә хәерлерәк, ди. Чынлап та, хәзерге сәфәрләрне бабаларыбызның сәфәрләре белән чагыштырып булмый. Чөнки хәзер машина, поезд яки очкычка утырып юлга чыгабыз. Бик олы яшьтәге, карт кешегә дә ураза тотарга ярамый. Чөнки хәле тагын да начарланып китәргә мөмкин. Шуңа күрә аларга, мөмкинлеге булса, мескен-ятимнәрне ашату хәерлерәк булыр, дип яза vatantat.ru.

Мондый чакта иң әүвәл туганнар, күршеләр арасында мохтаҗлар юкмы, дип карарга кирәк. Әйтик, күрше әбинең ярты пенсиясе коммуналь чыгымнарны түләүгә китә икән, иң элек аны кайгыртыйк.

Коронавирус эләгү - әлбәттә, ураза тотмау өчен җитди сәбәп. Алла сакласын, кайбер кешеләр мондый казага тарыды, Аллаһ аларга саулык бирсен! Билгеле, чирләгән вакытта алар ураза тотмый. Инде савыккач, аякка баскач, калган көн уразасын тотып бетерергә мөмкин.
Читайте нас: