Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 апрель 2020, 00:20

Балтач үзәк район хастаханәсенең бер бүлегендә 14 көнлек чикләү чаралары кертелде

Бүген, 25 апрель көнне, Балтач үзәк район хастаханәсенең хирургия бүлегендә коронавирус таралуны чикләү йөзеннән, 14 көнлек карантин кертелде. Бу хакта республикада коронавирус буенча брифингта БР Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең идарәсе бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Венер Изикаев хәбәр итте.

Ул китергән мәгълүматларга караганда, корпус бер авыруның COVID-19 авыруын йоктырудан шикләнү сәбәпле, инфекцияне таратмау өчен ябылган булган.
Әлеге вакытта республикада 7 медучреждение карантинда, Октябрьский хастаханәсендә чикләүләр бетерелгән.
Узган тәүлек эчендә Башкортстанда коронавирус белән авыруның 35 яңа очрагы теркәлгән (барлыгы - 490), икесе дәваханәдән чыгарылган (барлыгы 59 пациент), һәлак булучылар юк (пандемия чорында 14).
Читайте нас: