Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 апрель 2020, 23:50

“Җиңү көне” җырын кем башлый?

Бүген Идел буе федераль округында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Җиңү көне” җыры” дигән киңкүләмле акция старт ала.

Ул ил Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты идеясе белән башлангыч алды. Аның максаты – төбәкләрдә яшәүчеләрне бер коллективка берләшеп, Русиядә иң танылган җырларның берсен бергә башкару.
Бу җыр юкка гына сайланмаган. Композитор Давид Тухманов һәм шагыйрь Владимир Харитонов бу җырда халык батырлыгының бөеклеген дә, югалту ачысын да, тынычлык дип, гомерләрен аямаган кешеләрнең каһарманлыгы өчен рәхмәт сүзләрен дә ачып сала алган. Икенчедән, халык гимнына әйләнгән бу җыр беренче тапкыр нәкъ 45 ел элек яңгыраган. Димәк, Җиңү көне” җыры 2020 ел – юбилей елы.
Идел буе федераль округында “Безнең Җиңү көне” марафонына старт февраль башында Мордва республикасында бирелде. “Җиңү көне” җырын Саранскиның һәм районнарның иң яхшы иҗади коллективлары, атказанган һәм халык җырчылары, яшьләр, ирекмәннәр һәм патриотик берләшмәләр вәкилләре башкарды. Бүген алар эстафетаны округтагы үзләренең күрше төбәкләренә тапшыра.
“Җиңү волонтерлары” Бөтенрусия иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк Мордва бүлеге җитәкчесе Ярослава Завалихина: “Без патриотик акцияне “Җиңү көне” җырын рус, мокша һәм эрзя телләрендә башкарып башлыйбыз, – ди. – Мордовия фронтка үзенең 246 меңнән артык улын һәм кызын озаткан. Аларның һәр икенчесе әйләнеп кайтмаган. Бөек Ватан сугышында Җиңү – барыбыз өчен уртак”.
Идел буе федераль округы төбәкләрендә иҗат коллективларының чыгышлары февральдә-март башында, коронавирус инфекциясенә бәйле үзизоляция һәм югары әзерлек режимнары кертелгәнче, язылган. Һәм бүген, чикләү чаралары шартларында, “Җиңү көне” җырының туган телләрдә башкарылуы аеруча дулкынландыргыч.
Төбәкләрнең иҗат коллективлары җырлары урындагы телеканалларда 25 апрельдән 8 майга кадәр күрсәтеләчәк. Акциягә көн саен яңа төбәк кушылачак. Ә Җиңү көнендә, 9 майда легендар җырны марафонда катнашкан бар коллективлар бергә башкарачак. Җырларны социаль челтәрләрдә #песнипобедыПФО #нашденьпобеды хештеглары белән табарга мөмкин.
Автор : Язгөл Сафина
Читайте нас: