Башкортстанда бу көннәрдә шторм кисәтүе игълан ителде: секундына 25 метрга кадәр тизлеккә җитүче көчле җил котыра. Хәбәр ителгәнчә, һава торышының болай бозылуы республиканың күпчелек районнарына һәм шәһәрләренә зыян салды: көчле җил үсеп утырган агачларны аударды, биналарның түбәләрен җимерде. Уфаның Октябрь районында Нагаево бистәсендәге 160 торак йорт электр энергиясез калган.
Шулай ук, көчле җил аркасында Благовар, Әлшәй, Балтач, Калтасы районнарындагы биналар зыян күргән. Мәсәлән, Әлшәй районының Слак авылында давыл 100 квадрат метр мәйданда урта мәктәпнең түбәсен алып ташлаган.
Балтач районында 700 квадрат метр мәйданда “Родничок” балалар бакчасының түбәсен җимергән.
Нефтекамада 128 квадрат метр мәйданда Пенсия фонды бинасы түбәсенә зыян килгән.
Бәхеткә, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.