Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 апрель 2020, 22:10

Коронавирус кешене ничек үзгәртте?

“Ай ярым эчендә диярлек кеше хайваннар патшасыннан гади микроорганизмнарның һөҗүм объектына әйләнде. Кешелек космоска кораблар очырды, океаннар тирәнлеген өйрәнде, ә бүген безнең энергия маска тегүгә юнәлтелгән. Кичә без ирекле булуыбыздан ләззәт алдык, бүген үзизоляция режимында фатирларда утырырга тиешбез. Һәм күпләр моннан арыды”, – диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Коронавирустан соң дөнья: Евразия йөрәгеннән караш” беренче халыкара онлайн-форумында.

Төбәк башлыгы әйтүенчә, кешенең асылы шунда: ул кирәк чакта мобильләшә һәм җиңеп чыга ала.
Исегезгә төшерәбез, бүген bashkiria-live.com платформасы базасында интерактив форматта онлайн-форум оештырылды. Проектның рәистәшләре булып Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, “Икътисадның югары мәктәбе” университеты ректоры Ярослав Кузьминов һәм Стратегик башлангычлар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева тора.
“Без әле, калган дәүләтләр кебек үк, коронавирусны җиңәргә тырышабыз гына. Шул ук вакытта аның нәтиҗәләре нинди булыр дип уйланабыз. Аңа бәя бирү өчен безгә халыкара экспертлар белән бергә җыелып фикер алышырга һәм кризистан чыгу юлларын хәл итәргә кирәк, – диде Радий Хәбиров форум алдыннан. – Пандемия – үзенчәлекле тарихи күренеш, аны берүзең генә җиңү мөмкин түгел”.
Форумда 25 илдән 100дән артык спикер чыгыш ясады. Чара кысаларында хезмәттәшлек турындагы килешүләргә кул кую да каралды. Форум нәтиҗәләре буенча иң яхшы фикерләр тупланачак.
Әйтергә кирәк, бу форум, эпидемиологик хәл сәбәпле, эре икътисади чаралар туктатылганнан соң үткәрелгән беренче зур фикер алышу мәйданы булды. Галимнәр, эшкуарлар һәм сәясмәннәр безнең якын киләчәк нинди булыр дигән сорауга җавап эзләде, коронавирусның икътисадка зыяны күпме, аякка басу өчен никадәр көч салырга туры килерен чамалады.
Светлана Чупшева мондый форумның көнүзәк икәнлеген билгеләде. Аның әйтүенчә, бу форум киләчәктә бизнеска ярдәм итү буенча чаралар кабул итүдә башлангыч нокта булды.

Читайте нас: