Ул үзиоляция чорында юл инспекторларының ничек эшләве турында бәян итте. Бу көннәрдә юлларда аларның саны күбрәк күзәтелә. Алар махсус битлекләрдә, перчаткаларда булырга тиеш. Калганы һәрвакыттагыча: юлларда тәртип саклыйлар, аварияләрне теркиләр, водительләргә ярдәм итәләр.
Дәүләт автоинспекторларының битлексез яисә перчаткаларсыз эшләвен дә күрүчеләр булган. Динар Заһит улы белдерүенчә, тәүге бер-ике көндә шундый хәлләр очрштыргалаган. Хәзер исә барысы да тәртиптә, диде ул.
Үзилоляция режимы кертелгәннән соң юлларда аварияләр саны кимегән, аның урынына руль артына спиртлы эчемлекләр кулланып утыручылар арткан. Моның бер сәбәбе - юлларда машиналар саны кимү белән бәйле рәвештә исерекләрне ачыклау да артты, диде баш инспектор.
Водительләрнең юлга махсус рөхсәт алып чыгарга тиешлеге мәгълүм. Алар ничек тикшерелә?
- Әлбәттә, без бөтен машиналарны да туктата алмыйбыз. Туктатканнарының махсус порталда теркәлү-теркәлмәвен һәр инспектор махсус логин һәм пароль белән кереп тикшерә ала. Бу 2-5 минут вакытны ала. Әгәр дә водитель дороги.02 порталында теркәлмичә юлга чыккан икән, аннан аңлатма алабыз, протокол төзеп, суд органына тапшырырга да мөмкин. Ләкин безнең өчен иң мөһиме кешегә үз-үзен сакларга кирәклеген төшендерү. Аңа ниндидер җәза бирү үзмаксат түгел, - ди Динар Гыйльметдинов.
Республикада районнар арасында юллар ачык, әмма кеше каядыр баруының сәбәбен аңлата алырга тиеш. Төрле хәлләр булырга мөмкин: кешенең туганы авырып китүе яисә үлүе ихтимал. Бу очракта аның юлга чыгарга хокукы бар. Гомумән, Русиянең бөтен юллары да ачык. Ләкин юлга чыкканда барыбер моны кат-кат тишерү зарур.
Баш инспектор белдерүенчә, водитель таныклыгының вакыты чыккан кеше февральдән 15 июльгә кадәр иске документ белән йөри ала. Алыштырырга уйласа, дәүләт хезмәтләре порталына кереп теркәлергә кирәк, аннары тиешенчә саклану чаралары күреп, ЮХХДИ идарәсенә килә һәм алыштыра.
Онлайн рәвештә автомобиль сатып алучылар да дәүләт хезмәтләре порталы аша эш итәргә тиеш.
- Дистанцион эшләргә өйрәнү яхшы. Беренчедән, бу уңайлы. Икенчедән арзанрак. Әйтик, машинаны исәпкә дәүләт хезмәтләре порталы аша кую 900 сумга арзангарак төшә, - ди Динар Заһит улы.
Ул сораулары булучыларга үзенең блогына, ЮХХДИ сайтына һәм идарә теркәлгән башка социаль челтәрләргә мөрәҗәгать итүләрен сорый.
Фото: gorobzor.ru