Документка ярашлы, бу акча карантин яки автономияле эш тәртибе (изоляция) шартларындагы социаль учреждениедә 14 көн дәвамында эшмәкәрлеген дәвам иткән хезмәткәрләргә түләнә:
11 апрельдән – Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы карамагындагы дәүләт социаль хезмәтләндерү учреждениеләрендә;
20 апрельдән – республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы укучылар тәүлек әйләнәсенә яшәгән дәүләт учреждениеләрендә;
21 апрельдән – Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы Республика махсуслаштырылган бала йортында.
Административ-идарә итү персоналы һәм социаль, белем бирү, медицина хезмәте күрсәткән хезмәткәрләр – 15-әр мең сум, хезмәт күрсәтү өчен шартлар тудырган хезмәткәрләр 5 мең сум ала. Социаль учреждениедә коронавирус чире йоктыру очраклары булса, бар хезмәткәрләргә дә 25-әр мең сум түләнә. Шул ук вакытта бу акчага район коэффициенты өстәлә.