Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 Май 2020, 22:40

Коронавирус йоктырган Мишустин премьер вәкаләтләрен башка кешегә тапшыра

Россия хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин коронавирус йоктырган. Ул премьер вәкаләтләрен вакытлыча башка кешегә тапшыра. Бу хакта РБК яза.

Мишустин COVID-19 инфекциясе белән авыруын һәм үз-үзен изоляцияләүгә китүен президент Владимир Путинга хәбәр итткән. "Мин тапшырган тестларның уңай нәтиҗә бирүләре билгеле булды. Шуңа бәйле рәвештә һәм Роспотребнадзор таләпләре нигезендә мин үз-үземне изоляцияләүне үтәргә тиеш, бу минем хезмәттәшләремне саклау өчен кирәк ", - дигән Мишустин, Путинга видеоэлемтә аша мөрәҗәгать итеп. Премьер-министр хөкүмәт штат режимында эшен дәвам итәчәк, дип ышандырды, ә Министрлар Кабинеты башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп беренче вице-премьер Андрей Белоусовны билгеләргә тәкъдим итте.
Читайте нас: