Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 Май 2020, 00:00

“Җиңү көне” җыры Түбән Новгородта яңгырады

Бүген, 1 май көнне, Түбән Новгород өлкәсе Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Безнең Җиңү көне» акциясендә катнашты. Бу акция РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты тарафыннан тәкъдим ителгән иде.

Җиңү символы булган “Җиңү көне” җырын Түбән Новгородта академик һәм джаз музыкантлары; фольклор һәм поп-башкаручылар; Губерна оркестры вокалистлары һәм “Голос.Дети” шоусында катнашучылар; А. С. Пушкин исемендәге Түбән Новгород дәүләт опера һәм балет театры солистлары Виктор Ряузов, Татьяна Гарькушова, Александр Зубаренков; Түбән Новгород губернасы оркестры солистлары Дмитрий Зубарев, Татьяна Волкова, Дмитрий Маресев; Түбән Новгородның "Любава" халык җыры ансамбле; РФ Милли гвардия Идел буе округы гаскәрләренең җыр һәм бию ансамбленең вокаль төркеме башкарды. Аларга шулай ук “Голос. Дети” шоусында катнашучы Дарья Лебедева һәм Егор Григорьев һәм «Jack Daniels Time» кавер-төркеме башкаручылары Владимир Торопыгин һәм Андрей Паньшин кушылды.
Видеоролик Түбән Новгород Кремлендә, Чкалов һәйкәле янында һәм «Герой» катеры янында үзизоляция режимы кертелгәнче төшерелгән иде.
Ролик башында катнашучылар төбәкнең Бөек Җиңүгә керткән өлешен билгеләп үттеләр.
Сугыш елларында өлкәдә уникаль хәрби-сәнәгать комплексы төзелә. Биредә барлык төр оборона продукциясе - җир гаскәрләре, авиация һәм флот өчен корал һәм кирәк-яраклар, шартлаткыч һәм реактив ягулык җитештерелә. "Красное Сормово" заводы фронтка 12 меңнән артык Т-34 танкы, 27 су асты көймәсе җитештергән. Һәр өченче ил истребителе С. Орджоникидзе исемендәге Горький авиация заводында чыгарылган. Горький халкы яраланган сугышчыларга кан бирүдә актив катнашканнар. Сугыш елларында 92 меңән артык литр кан фронтка озатылган.
«Безнең Җиңү көне» акциясендә Мордовия, Марий Эл, Удмуртия, Башкортстан Республикасы, Самара өлкәсе һәм Татарстан Республикасы катнашты инде. Түбән Новгород өлкәсе эстафетаны Пермь краена тапшыра.
Чикләнгән чаралар шартларында, Идел буе федераль округы халыклары телләрендәге иң яраткан җырларның берсенең мондый башкарылуы аеруча үзенчәлекле булып тора. Республика һәм өлкә иҗат коллективлары башкаруында бу җыр телевидениедә һәм радиода 2020 елның 25 апреленнән 8 маена кадәр трансляцияләнәчәк. Акциягә көн саен Яңа төбәк кушылачак. 9 Май - Җиңү көнендә, марафонында катнашкан барлык музыка коллективлары башкаруында легендар җыр яңгыраячак. Барлык җырларны да социаль челтәрләрдә #песнипобедеПФО һәм #нашденьпобеды хэштеглары буенча табып була.
Читайте нас: