Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 Май 2020, 01:40

Бу яллар өчен ничек түләнә?

Эшләмәскә өйрәнеп китмәбезме?

РФ Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгында май аенда эшкә чыкмаган көннәр өчен түләүләр турында сөйләделәр. 6 -8 май көннәре өчен гадәти режимда түләнәчәк, дип белдерделәр РИА Новостига ведомствода.
Акчалар апрель аендагы шартлар буенча түләнәчәк. "Эш хакы саклана һәм гадәти күләмдә түләнә", – дип белдерделәр министрлыкта.
РФ Президенты Владимир Путин, коронавирус таралу сәбәпле, 6-8 май көннәрен ял итеп игълан итте.
Нәтиҗәдә, русиялеләр 11 майга кадәр ял итә. Үзизоляция режимыннан 12 майларда акрынлап чыга башлау турында сүз бар.
Фото: in-news.ru
Читайте нас: