Кызганычка каршы, аларның берсе доктор Бин Лю Америкада үтерелә.
Ул Питтсбург университетының медицина үзәгендә Covid-19 нигезендә ятучы күзәнәк механизмнарын ачыклау өстендә эшләгән. Бин Лю исәпләү һәм системалы биология бүлеге вазыйфасын башкарган һәм, аның сүзләренә караганда, коронавирус мәсьәләсендә мөһим ачыш алдында булган.
Әмма шимбә көнне үз йортында аның мәете табылган. Кытай галимен атып үтергәннәр.