Карантин тәмамланганнан соң чит ил товарлары, чәчтарашлар һәм матурлык салоннары хезмәтләре кыйммәтләнергә мөмкин, дип сөйләде "Прайм" агентлыгына Ритейл базары экспертлары ассоциациясе идарәсе рәисе Андрей Карпов.
- Карантин бетерелгәннән соң кыска гына вакыт эчендә ихтыяҗ артырга мөмкин. Әмма кешеләрдә кинәт күп акча барлыкка килүе турында сөйләргә туры килми, аларның акчалары күп булмаячак. Димәк, сатып алучының акчасы бар икән, ул аларны кибетләргә алып бара, әгәр акча юк икән, без әлеге базардагы хәлне күрәчәкбез. Әлбәттә, кеше карантиннан соң экономия режимында яшәячәк, - диде ул.
Шулай ук, аның сүзләре буенча, якын арада чит ил машиналарына хак артуы көтелә. Әлеге вакытта иномаркаларны сатучыларның керемнәре күпкә төшкән.