Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 Май 2020, 00:59

“Башавтотранс” рейдлар оештыра

12 майдан автобус маршрутларының гадәти эш режимы тергезелде. Пассажирлар күбәйгән саен рейслар саны да арттырыла бара.

12 майдан автобус маршрутларының гадәти эш режимы тергезелде. Пассажирлар күбәйгән саен рейслар саны да арттырыла бара.
Автобуслар көненә ике тапкыр санитар эшкәртү үтә. Тиешле дезинфекция чаралары, перчаткалар, битлекләр алынган.
Барлык автобусларда пассажирларда шәхси саклану чаралары булырга тиешлеге турында мәгүлүмат унаштырылган. Салонда башкорт һәм урыс телләрендә саклану чаралары турында хәбәр ишеттерелә, видеомонитордан вирусны кисәтү турында ролик күрсәтелә.
Бүгенц “Башавтотранс” җитәкчелеге пассажирларга битлек һәм перчаткалар куллану кирәклеген аңлату буенча рейдлар оештырды. Пассажир битлеге булмавы хакында әйтсә, кондуктор аңа битлек тапшыра. Бүгенгә 57 мең битлек тапшырылган.
Югары әзерлек режимын кертү турындагы Башкортстан Башлыгы указын үтәү максатында автобусларда урнаштырылу өчен антисептиклар алына.
“Башавтотранс” хезмәткәрләре пассажирлар арасында битлек кию режимы турында аңлату эшләре алып бара.
Фото: Башкортстан Башлыгының матбугат хезмәте
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Bashavtotrans-reydlar-oeshtira-267136/

Автор: Ләйсән Якупова

Читайте нас: