Әлеге йортның бер өлеше халыкны авария хәлендәге тораклардан күчерү программасын гамәлгә ашыру өчен файдаланылачак.
ДОМ.РФ банкы республика башкаласында “Июнь” торак комплексын төзүгә 809 миллион сум акча бүлә. Республиканың Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитетыннан хәбәр итүләренчә, “Июнь” торак комплексы 396 фатирны үз эченә алган 29 катлы бер йорттан торачак. Ул Уфаның төп транспорт магистральләре – Октябрь һәм Салават Юлаев проспектлары янында төзеләчәк. Биредә берничә балалар бакчасы, мәктәпләр һәм сәүдә үзәкләре урнашкан.
Билгеле булуынча, Башкортстан торак төзелешенең яңа моделенә күчү буенча лидерлар сафында тора. Бу исә төбәктә Владимир Путинның май указы белән расланган “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектын актив тормышка ашыруга булышлык итә.
Төзелешне алып баручы “СМУ-4” компаниясе директоры Раил Исламов фикеренчә, “Июнь” торак комплексы – Уфа өчен мөһим проект, чөнки әлеге йортның бер өлеше шәһәр хакимияте тарафыннан сатып алыначак һәм халыкны тузган һәм авария хәлендәге тораклардан күчерү программасын гамәлгә ашыру өчен файдаланылачак. Аның сүзләренә караганда, Дом.РФ банкы белән хезмәттәшлек финанслау мөмкинлеген генә түгел, йортны вакытында тапшыруны да гарантияли. Проект Икътисади үсеш министрлыгы программасы кысаларында ташламалы ставка буенча гамәлгә ашырыла.