Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 Май 2020, 17:25

Чик сакчылары көтәр, мәрхүмнәр көтте бит

Бу хакта бүген оператив киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров белдерде.

28 майда Чик сакчылары көнен традицион бәйрәм итү булмаячак, дип хәбәр итте республика җитәкчесе.

— Аңлыйм, бу көнне традиция буенча меңләгән егет, ветераннар очраша, яшьлеген, армия елларын искә ала. Бу - яхшы традиция, әмма быел сезне җыелмавыгызны сорыйм, — диде ул. — Һәйкәлләргә күпләп йөрүләр булмасын, югыйсә, һәйкәлләрне ябарга туры киләчәк.

Ул, шулай ук, Ураза гаетен җыелып үткәрмәүләрен кабат-кабат үтенде.

Шунысы да билгеле булсын: Башкортстанда ата-бабаларыбызны Искә алу көне дә күчерелде.
— Без 2 майны мәрхүмнәрне искә алу көне көне дип игълан иткән идек. Әмма быел санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, бу көнне күчердек. Без янә дини лидерлар белән киңәшләштек, барыннан да элек, халык зиратларны ачуны сорый икән. Бу көнне быел 6 июньдә билгеләячәкбез, – дип белдерде Радий Хәбиров.

Билгеле булуынча, элегрәк, Башкортстанда коронавирус таралу сәбәпле, зиратларны да япканнар иде.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Chik-sakchilari-k-t-r-m-rh-mn-r-k-tte-bit-281140/

Фото: bashinform.ru
Читайте нас: