Бүгенге көндә Ярмәкәй районында 27 мең 870 гектарда язгы кыр эшләре тәмамланган. Бу планның 67 процентын тәшкил итә. Бөртекле культуралар 16 мең 30 гектарда, көнбагыш 6 мең 100 гектарда, киндер 840 гектарда, горчица 605 гектарда чәчелгән.
Чөгендер чәчү тулысынча тәмамланган. Быел татлы тамырны ярмәкәйлеләр 1020 гектарда чәчкән. 1409 гектарда, махсус алым кулланып, күпьеллык үләннәр чәчелгән, мал азыгына үлән чәчү 2 мең 271 гектарда тәмамланган.
Хуҗалыкларда силос хәзерләү өчен кукуруз чәчү башлана. “Северная Нива Башкирия” җәмгыяте басуларына гектарына 1 центнер исәбеннән сусыз аммиак ашламасы кертелә. Авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш агрономы Виктор Ефремов әйтүенчә, мондый ашлама кертү уңышны арттыруга булышлык итә.
“Северная Нива Башкирия” хуҗалыгында чәчү кампаниясенең финиш сызыгына чыктылар. Барлыгы 1000 гектарда судан үләне һәм 1000 гектарда кукуруз чәчәсе калды. Хәзерге вакытта 2 мең 70 гектар җиргә сусыз аммиак кертелә.
– Азотлы ашламаларны игенчеләр барлык авыл хуҗалыгы культураларын диярлек үстергәндә куллана. Ә сусыз аммиак куллану үсемлекләр үсешен яхшыртырга һәм, нәтиҗә буларак, уңышны арттыру мөмкинлеге бирә. Иң мөһиме, туфракта ашламаларның йогынтысы ике ел дәвамында саклана, – дип билгеләп үтте баш агроном Виктор Александрович.
Башка каты азотлы ашламалар белән чагыштырганда, бу типтагы сыек тукландыруның тагын бер өстенлеге аның экологик яктан чиста булуыннан гыйбарәт.
kiziltan.rbsmi.ru