Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 Май 2020, 00:50

Бүген башлангыч сыйныфлар уку елын тәмамлады

Бүген, ягъни 22 майда, башлангыч сыйныфлар уку елын тәмамлады. 5-11нче сыйныфлар өчен соңгы кыңгырау 29 майда булачак.

Радий Хәбиров укытучыларга бүгенге авыр шартларда эшләргә өйрәнүләре өчен рәхмәтен белдергән:

- Дистанцион укыту - безнең барыбыз өчен дә көтелмәгән сынау булды. Моңа карамастан, без бу уку елын тәмамладык, укучыларга катлаулы шартларда белем бирдек. Моның өчен мин укытучыларыбызга чиксез рәхмәтле. Алар онлайн-платформаның бөтенләй "очкан" вакытында да, моңа кадәр таныш булмаган интернет аша белем бирү методикасына күчкәндә дә һич күңелләрен төшермәделәр. Безнең педагоглар эш барышында үзләре дә өйрәнделәр һәм балаларны да яңача укыта башладылар.

Радий Хәбиров шулай ук 11 сыйныф укучылары өчен булачак сынау турында да әйтеп үткән. Быел да БДИ оештырылачак. Имтиханнар 29 июньдә башлана. Шул уңайдан республика Башлыгы мәктәп укучыларына, аларның ата-аналарына һәм педагогларга мөрәҗәгать иткән:

— Зур сыйныф укучылары быел БДИга әзерләнергә һәм аны уңышлы тапшырырга көч тапсын иде. Мин, үз ягымнан, имтиханнарга өстәмә әзерләнүгә күчү өчен мәгариф системасын тулысынча оештырырга әзер.

Радий Хәбиров билгеләп үтүенчә, «чыгарылыш сыйныф укучылары арасында БДИ тапшыручылар күбрәк булган саен, университетка керүчеләр саны да артачак».
Чыганак https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/m-garif-m-grif-t/B-gen-bashlangich-siyniflar-uku-elin-t-mamladi-283989/
Читайте нас: