Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 Май 2020, 13:42

Башкортстан аграрийлары язгы кыр эшләрен төгәлли.

26 майга 1 миллион 874 мең гектарда сабан культуралары чәчелгән, бу планның 91 процентын тәшкил итә. Сабан культуралары – 1,1 миллион, кузаклылар – 94 мең, майлы культуралар – 320 мең, шикәр чөгендере - 29,2 мең һәм мал азыгы культуралары 100 мең гектардан артык мәйданда чәчелгән.

Башкортстан вице-премьеры – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов бүген Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә күп кенә районнар иртә сабан культураларын чәчүне төгәлләде, калганнары, уңай һава шартлары сакланган очракта, май ахырына тәмамлаячак, дип сөйләде. Бары тик җылы яратучы культуралар гына кала (тары, карабодай, сорго, судан үләне, кукуруз).
Көзге, сабан культуралары һәм шикәр чөгендере чәчүлекләрен карау дәвам итә. 25 майга көзге бөртекле культураларны химик утау 192 мең гектар (50 процент) мәйданда башкарылган.
Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре техника сатып алуны дәвам итә.
"2020 ел башыннан төрле класслы 175 трактор, 230 берәмлектән артык туфрак эшкәртү һәм чәчү машиналары һәм башка техника сатып алынды. Чәчү агрегатлары белән техник тәэмин ителеш буенча тиешле күрсәткечләргә ирешүнең төп максаты - авыл хуҗалыгы культураларын чәчүне 10 календарь көндә бетерүне тәэмин итү. Әлеге нормативка ирешү өчен 3 меңнән артык төрле класслы трактор таләп ителә", — дип билгеләп үтте Илшат Фазрахманов.
Фото: bashinform.ru
Автор: Резеда Галикәева
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/selo/Tehnika-itk-nd--ch-ch-nich-k-nd-t-g-ll-n-ala-288022/
Читайте нас: