Нәрсә соң ул?
Кредит каникулы — ташламалы чорда түләүләрне кичектерү, ул ярты елга кадәр дәвам итә ала. Закон буенча, аны коронавирус аркасында авыр финанс хәлдә калган кешеләр алырга хокуклы. Аны сорап 2020 елның 30 сентябренә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Кемнәргә бирелә?
Каникул барлык төр кредитлар һәм банк займнары, микрофинанс оешмаларда (МФО) һәм кредит кулланучылар кооперативларында (КПК) – кредит карталары, кредитлар һәм заемнар, авто һәм ипотека кредитлары алучыларга бирелә. Алар 2020 елның 3 апреленә кадәр алынган булырга тиеш.
Кичектерергә мөмкин булган кредитларның максималь күләме: кредит картасы буенча — 100 000 сум;
кулланучылар кредиты буенча: физик берәмлекләргә — 250 000 сум һәм шәхси эшкуарларга — 300 000 сум;
автокредитлар буенча — 600 000 сум;
Ипотека буенча лимитлар төбәккә бәйле: Мәскәүдә — 4,5 миллион сум, Мәскәү өлкәсендә, Санкт-Петербургта һәм Ерак Көнчыгыш федераль округында — 3 миллион сум, башка төбәкләрдә — 2 миллион сум.
Нинди очракта исәп тотарга була?
Соңгы айда керемегез 2019 елдагы уртача айлык керемгә караганда 30 процентка кимегән булса, һәм сез моны раслый алсагыз, каникулга китәргә була. Моның өчен салым хезмәтеннән яки бухгалтериягездән белешмә (НДФЛ-2) яки хезмәт биржасында теркәлү турында белешмә, рәсми “больничный” кәгазе кирәк.
Гаризаны кайда тапшырырга?
Моны банкның кайнар линиясе, микрофинанс оешмалары (МФО) һәм кредит кулланучылар кооперативлары (КПК) телефоны буенча эшләргә мөмкин. Иң мөһиме — килешүдә үзегезнең контактыгыз буларак күрсәтелгән номердан шалтыратыгыз. Кредитор офисында, аның сайтында шәхси кабинет яки мобиль кушымта аша гариза бирә аласыз (әгәр мондый ысуллар сезнең килешүдә каралса). Гаризада кредит каникуллары башлануның сез теләгән датасын күрсәтегез. Каникуллар гади кредитлар өчен — 14 көннән, ипотека кредитлары өчен бер айдан артмаска тиеш. Әгәр бу датаны күрсәтмәсәгез, кредит каникуллары башлану датасы банкка мөрәҗәгать иткән көннән исәпләнә.
Гаризаны банк 5 көн дәвамында карый.
Ярты елга гынамы?
Ярты ел — каникулның максималь вакыты, сез ташламалы чорда азрак вакытка каникул сорарга да хокуклы.
Каникулны теләсә кайсы вакытта өзә аласыз. Бу хакта кредиторга хәбәр итәргә кирәк. Каникул вакытында теләсә кайсы күләмдә түләүләр кертергә мөмкин — алар төп бурычны түләүгә китәчәк һәм каникул тәмамланганнан соң сезгә процент түләүләре азрак булачак.
Бөтенләй түләмәскәме?
Кредит өчен алты айга кадәр түләмәскә мөмкин.
Банк пенялар һәм штрафлар исәпләми, бурычларны вакытыннан алда түләүне таләп итәлми һәм кредит тарихы бозылмый.
Кредит картасыннан акча алырга ярамый. Процентлар исәпләнү дәвам итә — кредит буенча уртача базар ставкасының өчтән ике өлеше (аның күләме сезнең кредит төренә һәм күләменә бәйле, ә исемлекне Үзәк Банк раслый. Бу хакта тулырак кредитыгыз булган банкта җиткерерләр) һәм ипотека кредитлары өчен — тулы ставка буенча.
Исәпләнгән процентларны төп бурычны кайтарганнан соң түләргә кирәк булачак:
кредит картасы буенча — ике ел дәвамында тигез айлык түләүләр рәвешендә.
кулланучылар һәм ипотека кредиты — тигез өлешләрдә, түләү күләме элек булган айлык түләүдән күбрәк булмаячак.
Бу — мөһим!
Асылда, хәзер кредит каникулларының ике – “кризиска каршы” һәм “стандарт” төрләре бар, аларның кагыйдәләре әле узган елда ук, коронавирус турында берәү дә ишетмәгәндә-белмәгәндә үк кабул ителде. Алар бер-берсен гамәлдән чыгармый, киресенчә, тулыландыра. Ягъни, әгәр дә сез “иске” каникуллардан файдаланган булсагыз, яңа закон буенча тагын берсен алырга хокукыгыз бар, һәм, киресенчә.
“Иске” каникулларны бары тик ипотекага гына һәм, әгәр дә эшегезне югалтсагыз, җитди авырып китсәгез, инвалидлык алсагыз, хезмәт хакыгызның зур өлешен югалтсагыз яки балагыз туса гына алырга мөмкин. Кредит буенча процентлар күләме дә, гомум бурыч күләме дә үзгәрмәячәк. Ипотека каникуллары сезнең банк белән килешү срокларына бары тик вакытлыча гына төзәтмәләр кертәчәк. Ягъни, ипотеканы түләү вакыты гына арта — каникуллар күпме дәвам итә, шулкадәргә.