Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 Май 2020, 13:20

Сездән квитанция – бездән утын!

Хөрмәтле райондашлар!Озын кышларны, ярсу язларны үтеп, ямьле җәйләргә аяк бастык. Әйе, вакытның узганын әнә шушы мизгелләр алмашынуыннан гына аңлыйбыз шул, и, бу гомерләрнең тиз узуы дип уйлап куябыз. Менә шулай көн арты көн, ай арты ай үтеп, тагын вакытлы матбугатка язылу вакыты килеп җитте – 2020 елның икенче яртысына гәзит-журналларга язылу кампаниясе инде тулы куәтенә бара.

Районыбыз елъязмасын укымлы, эчтәлекле итү өчен без, редакция хезмәткәрләре, бар көчебезне, тырышлыгыбызны салабыз. Һәм, һәрвакыттагыча, сезне безнең белән бер адымда, бер сулышта булырга чакырабыз. «Тәтешле хәбәрләре», «Татышлинский вестник» гәзитләренә язылган кешеләргә без бит әле зур бүләкләр дә әзерләдек.
Менә алар:
«Рассвет» АПКсыннан – ике капчык ак он;
«Агро-Танып» АПКсыннан – ике рулон печән;
Эшкуар Айдар Харисовтан – өстәл;
«Тәтешле хәбәрләре» редакциясеннән – магазиннарга 500әр йөз сумлык 8 сертификат һәм башка эшкуарлардан истәлекле бүләкләр.
СУПЕР-ПРИЗ
Эшкуар Алик Гатиннан – бер олы йөк машинасы утын.
Бүләкләр һәм­мәсе кирәкле, нәкъ көнкүрештә таләп ителгән әйберләр. Аларны оту өчен сезгә бары тик район гәзитенең икенче яртыеллыгына язылырга һәм квитанциясен редакциягә я китереп бирергә, я хат аша юлларга гына кирәк булачак. (Белешмәләр өчен телефон: 2-15-70). Бу зур бүләкләр үз иясен табар дип ышанабыз. Квитанцияләр июньнең соңгы көненә кадәр кабул ителәчәк. Бүләк уйнату вакыты – июль ае.
Монда сезгә ТАШЛАМАЛЫ ЯЗЫЛУ УНКӨНЛЕГЕ дә ярдәмгә килә, дуслар. Ул 1 июньнән 10ына кадәр дәвам итеп, бу вакытта «Тәтешле хәбәрләре»нә ярты елга язылу хакы 901 сум 62 тиен тәшкил итәчәк. Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм 1нче, 2нче төркем инвалидлар өчен – 815 сум 22 тиен, юридик шәхесләр өчен – 865 сум 62 тиен. Почта бүлекчәсенә барып тормыйча РБСМИ сайтында гына язылырга уйласагыз, ташлама алыр өчен «введите купон для скидки» дигән урынга (бары тик ташламалы чорда гына) ДЕКАДА2-2020 дигән сүзләр язарга онытмагыз.
Шулай итеп, дуслар, сездән квитанцияләр көтеп калабыз. Бергә һәм бердәм булыйк! Ә шундый зур бүләкләр бүлгән спонсорларыбызга без бик тә рәхмәтле калып, эшләрендә, тормышларында югары уңышлар телибез, изгелегегез меңе белән әйләнеп кайтсын, дибез.
Читайте нас: