Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 Май 2020, 00:05

Владимир Путин энергия чыганаклары базары турында фикер алышты

#ВладимирПутин

Русия Президенты Владимир Путин телефон аша сөйләшүдә Согуд Гарәбстанының варис принцы Мөхәммәд Бен Сәлмән Әл Согуд белән энергия чыганакларының дөнья базары турында сөйләште, "ОПЕК+" килешүләренә ирешү буенча тырышлыкның мөһимлеге билгеләп үтелде, дип хәбәр итә Кремль матбугат хезмәте.

Билгеләп үтелгәнчә, телефон сөйләшүе чәршәмбе көнне булды.

"Дөнья базарында энергия чыганакларына кагылышлы хәл турында фикер алышу дәвам итте. Апрель аенда "ОПЕК+" форматында нефть чыгаруны чикләү турындагы килешүләр буенча ике яктан да уртак тырышлыкның мөһимлеге билгеләп үтелде", - диелә хәбәрдә.
Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/Vladimir-Putin-energiya-chiganaklari-bazari-turinda-fiker-alishti-291137/

Фото: РИА Новости
Читайте нас: