Владимир Путин “Транснефть” җәмгыяте президенты Николай Токарев белән эшлекле очрашу үткәрде.
Очрашуда компаниянең үткән елдагы эш нәтиҗәләре һәм эшчәнлекнең отышлы юнәлешләре тикшерелде.
Николай Токарев компаниянең төп күрсәткечләренең яхшы булуын билгеләде. Йөк әйләнеше – 2,5 процентка, нефть кабул итү 1,5 процентка үскән. Русиядә нефть экспорты үткән елда 4 процентка арткан.
“Транснефть”нең кереме беренче тапкыр триллион сумнан арткан. 270 миллиард сумлык инвестицион программа үзләштерелгән.
Нефть чыгаручы ун станция төзелгән, алтысы реконструкцияләнгән. Өстәмә рәвештә 1100 яңа хезмәт урыны булдырылган.
Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/Putin-Transneft--it-kchese-bel-n-ochrashti-294598/