Лукашенко Минскины чиста һәм җыйнак шәһәр дип атаган. “Балалар белән дә барыр урыннар, велосипед юллары да, чаңгы трассасы да бар, — теләгән кадәр спорт белән шөгыльлән. Ләкин кемнәрдер тынычлана алмый шул”,—дип зарланган Лукашенко.
9 августта Белоруссиядә президент сайлаулары үтәргә тиеш. Лукашенко алтынчы тапкыр сайланырга җыена. Күп шәһәрләрдә кандидатлар өчен имзалар җыялар. Кешеләр президент кәнәфиенә дәгъва итүчеләрне хуплар өчен озын чиратларга тезелә. Кайбер акцияләр йодрык сугышлары һәм активистларны кулга алу белән тәмамлана.
Лукашенко КГБ рәисе белән очрашуда кайбер “җилкуарлар” сайлаулар алдыннан “мәйдан” оештырырга тели, дигән. “Бөтен “мәйданчыларны” кисәтәм: Белоруссиядә мәйданнар булмаячак”.
3 июньдә Лукашенко, чиновниклар эшенә канәгатьсезлек белдереп, хөкүмәтне отставкага җибәрде.