Тәтешле хәбәрләре
-1 °С
Болытлы
Telegram
VK
Антитеррор
Телефоны доверия
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 июнь 2020, 23:55
Уфада асфальт җимерелгән
Кайда дип аптырамагыз, күптән түгел генә төзекләндерелгән урында теркәлгән бу хәл.
Хәтерегездә булса, шушы арада Уфада Агыйдел елгасының яр буе турында язган идек. Кичә анда асфальт эшерелгән дигән хәбәрләр таралды. Шаһитлар сүзләренчә, бу хәл Салават Юлаев паркыннан төшкән урыннан ерак түгел генә булган.
Асфальт ишелгән урында чокыр хасил булган, анда канализация төеннәренә охшаш корылмалар төсмерләнә.
Тик “Башинформ” язуынча, мэрия һәм коммуналь хезмәтләрдән оператив мәгълүматлар алып булмаган.
“Вакыйга урынына ашыгыч хезмәтләр юлланды, хәвефле урынны уратып алганнар, чокырна грунт белән күмеп куйганнар. Авария нәтиҗәләрен 7 июньдә тулысынча бетерергә ниятлиләр”, - дип хәбәр итәләр Уфаның гражданнарны яклау идарәсендә.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/-mgyyat/Ufada-asfalt-imerelg-n-307947/
Фото: Валерий Шахов / БашДТПның Инстаграмдагы аккаунты.
Читайте нас:
Новости партнеров
Электрон тәмәке тартыусылар иғтибарына!
Башкирская шаль стала официальным брендом Зианчуринского района Башкирии
Дүртөйле районы башлыгы МХО яугирләреннән сәлам җиткерде