Төбәк җитәкчесе әйтүенчә, узган атнада республикада коронавирус йоктыручылар саны артуы теркәлде. Ә 5 июньдә бу күрәсткеч 119га җитте. Бу – әлегә рекорд сан.
“Узган атнаны төрлебез төрлечә үткәрде. Шуны әйтәм, минем өчен ул иң авыр атналарның берсе булды, – диде Радий Хәбиров. – Без үзебезнең эшләп җитмәүләрнең һәм халыкның безне ишетмәүнең нәтиҗәләрен җыябыз. Бу безнең генә гаеп. Изоляциядән чыгу буенча алга атлауга бернинди нигез дә күрмим, бу мәсьәлә белән миңа мөрәҗәгать тә итмәгез”.
Башкортстанда коронавирусның кайсыбер урыннарда нык артуы республикага вахтовиклар кайтуга бәйле булды, диде Радий Фәрит улы.