Конституциягә төзәтмәләр кертү — дәүләтнең җанварларга карата гуманлы мөнәсәбәте буенча тәрбия функциясенә дә мөһим өлешен сала. Шулай дип саный Башкортстан Җәмәгатьчелек палатасы әгъзасы Татьяна Чадченко.
Төп законның 114 маддәсенә кертергә тәкъдим ителгән төзәтмәдә РФ Хөкүмәте “илнең уникаль табигый һәм биологик төрлелеген саклауга, җәмгыятьтә хайваннарга җаваплы мөнәсәбәтне формалаштыруга юнәлтелгән чараларны гамәлгә ашыра”,—диелә.
—Безнең илдә хайваннарга кагылышлы законнарның бер өлеше мәгънәгә һәм көчкә ия, бер өлеше — норматив сыйфатта гына булып, үтә сирәк кулланыла,—ди Татьяна Чадченко.— Шунысы яхшы, хайваннарны яклау турындагы төзәтмәләр РФ Конституциясенә кертелгән. Төзәтмәләрнең мәгънәсе шунда ки, җәмгыятьтә хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәтне формалаштырып, законга таянып аларны яклауны көчәйтү. Ул төзәтмәләрне ныгыту —хайваннарга һәм табигатькә карата гуманлы мөнәсәбәт буенча дәүләтнең тәрбия функциясенә мөһим өлеш салу”.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/k-n-z-k/anvar-hayvannarni-da-yaklayachakbiz-312967/
Фото : Pixabay.com