Зеленская үзен яхшы хис итә, авыру билгеләрсез уза, ди. Әле ул – амбулатор дәвалануда, аны гаиләсеннән изоляцияләгәннәр. Украина башлыгы офисында беренче лединың рәсми очрашуларда карантин кагыйдәләрен һәм Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы киңәшләрен үтәвен белдерәләр. Моңа кадәр июнь башында тапшырган анализы кире нәтиҗәгә ия булган.
Шулай итеп, Зеленскаяның кайда коронавирус йоктыруы билгесез. Аның белән элемтәдә булучыларны вирус йоктыру ихтималы хакында кисәткәннәр.
Украина лидеры балалары белән бергә шулай ук коронавируска анализ тапшырганнар, аларның тестлары – кире.
Моңа кадәр Зеленский, коронавирус йоктырып, үзизоляциягә китәргә теләвен белдергән иде. Шул рәвешле ул гражданнарын инфекциянең хәвефле икәнен ышандырырга теләгән.
Ул көрәштәшләренә болай дигән: “Әйдәгез, мин чирлим дә, шунда ук изоляциягә китәм. Һәм моны нормаль кичерәчәкмен”. Бу очракта кешеләр коронавирус – “куркыныч”, әмма ул “чума түгеллеген аңларлар иде”, дип тә өстәгән Зеленский.
“Депрессия булмасын өчен. Башта кешеләр барысы да коронавирустан үләчәкбез дип котлары очкан иде бит”, – дип аңлата Зеленский.