Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 июнь 2020, 17:25

Дәүләт аена 12 130 сум күләмендә акча бирә

Русия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә инвалидларга һәм ятим балаларга кагылышлы социаль ярдәм күрсәтүне йөкләткән иде.

БР буенча Пенсия фонды бүлегенең матбугат хезмәте вәкиле Эльвира Фазлетдинова билгеләп үтүенчә, Хөкүмәт карары нигезендә, коронавирус пандемиясе вакытында инвалидлар, олы яшьтәгеләр һәм ятим балалар турында кайгыртуны үз өстенә алган, андыйларга вакытлыча опекун булган һәр кешегә аена 12 130 сум күләмендә акча бирү каралган.

Кемнәргә бирелергә тиеш?
12 130 сум акчаны пандемия вакытында караучысыз калган өлкән яшьтәге кешеләргә, инвалидларга, ятим балаларга ярдәм итүче кешеләр ала. Шулай ук, ярдәм кулы сузарга ашыгып торучы волонтерларга да түләнә.

Ул акчаны ничек алырга? Пенсия фондына "Госуслуги" порталы аша гариза язып салырга, яки күп функцияле үзәкләргә барып гариза калдырырга кирәк, шулай ук, турыдан-туры пенсия фонды бүлекләренә барып мөрәҗәгать итәргә дә була.

Бүгенге көндә Башкортстанда инвалидларны, өлкән яшьтәге кешеләрне, ятим балаларны һәм ата-анасы тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны тәрбиягә алган 58 гаиләгә түләнгән.
Чыганак https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/k-n-z-k/D-l-t-aena-12-130-sum-k-l-mend-akcha-bir-317360/
Читайте нас: