Беренче мәгълүматларга караганда, 88 уртак рейд үткәрелгән, аларда хокук саклау органнары бүлекчәләреннән 101 вазыйфа биләүче кеше (шул исәптән 25 ЮХИДИ хезмәткәре), 242 урман саклау инспекторы, Дәүләт техника күзәтчелеге территориаль бүлекчәләренең 23 вәкиле, 2 РБ ҮДИ хезмәткәре һәм 5 урман саклау инспекторы катнашкан.
96 берәмлек автотранспорт техникасы тикшерелде, урман законнары таләпләре бозылган 1 автотранспорт чарасы тоткарланды.
Урман законнарын бозуның 52 очрагы ачыкланган, шуларның 18е урманнарны законсыз кисү (шул исәптән Русия Җинаять кодексының 260 маддәсе буенча - 14, гомум күләме - 231,9 кубометр), 7 җинаять эше ачылган. Законсыз агач кисүләрдән урман фондына китерелгән зыян күләме 358 мең сум тәшкил итте.
Билгеле булуынча, Русия Президенты "Экология" гомумдәүләт проектлары нигезендә урманнарны үстерү, аларны саклау бурычын да куйган иде. Әлеге рейдлар да закон бозучыларны ачыклау һәм аларны киметү максаты белән оештырылды.
Фото: forest.bashkortostan.ru
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Agach-kis-d-zakon-bozu-ochraklari-tiksherel-319215/