Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бүген, 15 июньдә, хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә җәмәгать урыннарында ялан кул йөрергә рөхсәт бирде.
Төбәк җитәкчесе әйтүенчә, җәйге эссе көннәрдә перчаткалар киеп йөрү җайлы түгел. Һәр урында да кулларны дезинфекцияләү чаралары булуын исәпкә алып, перчаткалар киеп йөрүне туктатырга кирәк, диде ул.