- Без бүген Финанс министрлыгы белән берлектә гомумдәүләт проектын арттырып үтәчеләр өчен берлектә өстәмә 100 миллиард сум акча бүлүне әзерләдек. Һәм менә бу атнада инде беренче 44 миллиард сум арттырып үтәүче алдынгы төбәкләргә күчерербез дип өметләнәбез, - диде Марат Хөснуллин.
Русия төбәкләре, әгәр 2020 елда гомумдәүләт проекты буенча юллар төзү һәм ремонтлауны арттырып үтәсә, өстәмә финанслау алачак, дип хәбәр ителгән иде. Русия Финанс министрлыгы киләсе елларга каралган проект акчасыннан кирәкле сумманы бүлеп бирүне хуплады.
Фото: ТАСС.