Документның яңа редакциясенә ярашлы, гражданнар өйләрендә булмаганда битлекләрдә йөрергә тиеш. Искәрмә – пляжлар. Ә сәүдә объектларында, финанс оешмаларында һәм МФЦларда битлек кенә түгел, перчаткалар да кияргә тиеш.
22 июньнән - санитар-эпидемиология кагыйдәләре катгый үтәлгән хәлдә – фитнес-үзәкләр (андагы сауналардан тыш), 29 июньннән спорт заллары, секцияләре, аквапарклар, бассейннар һәм физик культура һәм спортның башка объектлары эше тергезелә.
15 июньнән махсус җиһазланган пляжлар эшли башлады.
29 июньнән шифаханәләр, профилакторийлар, пансионатлар һәм ял йортлары һәм кунакханә хезмәтләре күрсәткән башка оешмалар ачыла.
1 июльдән Башкортстан балаларын шифаханәләр, профилакторийлар, штатында медицина персоналы булган сәламәтләндерү лагерьлары кабул итәчәк. Аларны ачуга әзерлек 24 июньдә башлана. 3 июльдән сәламәтләндерү һәм мәктәп яны, хезмәт һәм ял лагерьлары эшли башлаячак (әзерлек 26 июньнән).
“Роспотребнадзор” раслаган регламентка ярашлы, Премьер-лига клублары командалары арасында футбол буенча Русия чемпионаты үткәрү тергезелә.
Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгына “Роспотребнадзор”ның төбәк идарәсе белән берлектә мөмкинлекләре чикле балалар һәм үсмерләр өчен реабилитация үзәкләренең эшен тергезү мәсьәләсен уйларга, эшләргә кирәк.