Яңалыклар чыганагы карамагындагы документтан күренгәнчә, киләсе елда эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе 6,3 процентка, 2022 елда – 5,9 процентка (18 357 сумга җитәчәк), 2023 елда – 5,6 процентка (19 283 сум булачак) артачак икән.
Булачак пенсия күләмнәре 1 апрельдән еллык индекслаудан һәм пенсионерның яшәү минимумы күләме арту фаразыннан (2021 елда – 1,5 процентка, 2022 елда – 3,9процентка, 2023 елда – 3,7 процентка) чыгып исәпләнгән.
2021-23 елларда пенсиянең тупланма өлешен һәм вакытлы пенсия түләүләрен арттыру планлаштырылмый. Социаль пенсияләрнең еллык уртача күләмнәре 2021 елда – 9977 сум, 2022 елда – 10 307 сум, 2023 елда 10693 сум тәшкил итәчәк.
Тулырак:
https://matbugat.ru/news/?id=29581