Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 июль 2020, 18:45

Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин: “Без бүген Русия киләчәгенә нигез салабыз”

Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгать Таҗетдин журналистларга биргән интервьюсында болай диде: “Бүген заманча тормышның чынбарлыгын чагылдыручы мөһим карарлар кабул ителә”.

Аныңча, илнең төп законына кертеләчәк үзгәрешләр яшәешнең барлык тармакларына, шул исәптән дингә дә кагыла.
“Беренче тапкыр илебез Конституциясендә Ходай Тәгаләгә ышаныч турында сүз бара. Әйе, дин дәүләттән аерым, әмма без шушында туганбыз, гасырлар буе бергә яшибез һәм мин Ходайга булган ышану шулай ук, халыкларыбызның әхлакый традицияләре турында кайгыртучанлык буларак, Конституциядә чагылыш табарга тиеш дип уйлыйм. Русия халкы кабул иткән карарлар өчен безне беркем дә гаепли алмый. Мин бүген барчабызны да тавыш бирүдә актив катнашырга һәм илебез, балаларыбыз, оныкларыбыз киләчәгенә үз мөнәсәбәтен белдерергә чакырам”, - диде Тәлгать Таҗетдин.
Фото: “Башинформ”.
Чыганак: “Башинформ”.
Читайте нас: