Тәү чиратта участок сайлау комиссияләре биналары тәртипкә китерелде, аларда җентекле дезинфекция ясалды.
Тавыш бирергә килүчеләр бер-берсе белән якын аралашмасын өчен хәвефсез дистанция билгеләнде. Идәннәрдәге махсус билгеләрдән тыш, җиһазлар да алдан уйланып урнаштырылган иде: һәр җирдә 1,5-2 метр аралык саклана.
Сайлау участокларында тепловизорлар ярдәмендә тавыш бирергә килүчеләрнең тән температурасын үлчиләр.
Моннан тыш, бар участокларда да шәхси саклану чаралары булдырылган: комиссиянең һәр әгъзасында һәм тавыш бирүчеләрнең һәрберсендә маска һәм перчатка булырга тиеш. Сайлаучыларның барысына да бер тапкыр кулланылучы ручкалар бирелә.