“Безнең халык бик югары сайлау мәдәниятен күрсәтә. Шактый күп кеше тавыш бирде инде. Без Русиядә тавыш бирү динамикасы буенча өченче яки дүртенче урында”, - диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров атна башында үткән оператив киңәшмәдә.
Русия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр мәсьәләсе буенча Гомумрусия тавыш бирүендә Тәтешле районы халкы да актив катнаша.
1 июльгә кадәр гражданнарның 65 проценты тавыш биреп өлгергән дә инде. Әлеге вакытта тавыш бирергә өлгермәгән кешеләр прописка урыны буенча үз фикерләрен белдерә.