Тәтешле хәбәрләре
-6 °С
Кар
Telegram
VK
Антитеррор
Телефоны доверия
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 июль 2020, 15:05
Чишмә районында 200 баш умарта үлгән
Чишмә районының Чишмә һәм Сәфәр авыл советлары территориясендә 200ләп баш умартаның кортлары үлгән. Бу хәл Игнатовка авылы янындагы горчица басуын химикатлар белән эшкәрткәннән соң булган. Басуны “Башкир-агроинвест” җәмгыяте эшкәрткән.
Каза күрүчеләрнең берсе – умартачы Павел Титов. Аның 50 баш умартасының шактые химикатлардан үлгән. “Басуларны эшкәртү турында алдан бернинди дә кисәтү булмады, – ди ул. – Агуланган кортлар умартадан китми, аның янында әйләнеп очып йөри һәм шунда үлә”.
Билгеле булуынча, Күсем авылы тирәсендәге басуларны да эшкәртергә җыеналар. Бу тирәдә дә 600гә якын умарта бар.
Чишмә районы умартачылары җәмгыяте рәисе Рафаэль Вәлиев әйтүенчә, басуларны химикатлар белән эшкәрткәннән соң умарталыклар зыян күрә, бу исә умартачыларның еллык кереме юкка чыга дигән сүз. “Умартачыларның күбесе – авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр һәм үзмәшгульләр. Ягъни умартачылык – гаиләләренең бердәнбер керем чыганагы”, – ди ул.
Әйткәндәй, Рафаэль Вәлиев умартачыларга китерелгән зыянны киметү өчен чаралар кабул итүләрен сорап, авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчелегенә мөрәҗәгать иткән дә инде.
“Башкир-агроинвест” җәмгыятеннән әлегә бернинди комментарий да юк.
Автор : Язгөл Сафина
Чыганак: www.bashinform.ru
Фото:
www.bashinform.ru
omet-rb.rbsmi.ru
Читайте нас:
Новости партнеров
1 ғинуарҙа саҡ үлемдән ҡалған
На уровне молекул
“Ана капиталы” акчасы калган иде