“Узган якшәмбедә бер башлыкны эзләдек, кем әйтмешли, ут яндырып. Игълан ителгән режим вакытында тәүлек буена башлыкны таба алмаслык тагы да шундый хәл кабатланса, мин сезгә кагылышлы карарлар кабул итәчәкмен. Сез һәрчак элемтәдә булырга тиеш. Мин эзләдем башлыкны, минем хакимият башлыгы, Ленара Иванова — без барыбыз бергә эзләдек. Алай булмый. Кешеләр урында булырга тиеш. Әле инде мин бу район хакимияте башлыгы исемен атап оятка калдырмыйм. Берүк элемтәдә булыгыз, зинһар өчен. Без сезне анекдотлар сөйләр өчен эзләмибез бит”, - дип ачынды республика башлыгы.