«Бөтен якка таба тарала», — дип язган биредә яшәүче кешеләр.
Янгынны махсус хезмәтләр сүндерә. «Сүндерәләр бит, ак төтен чыкканы күренә, төтен кара түгел», — дип язалар социаль челтәрләрдә.
«Белорет районындагы микрорайонда урман януы турында Кризислы очракларда идарә итү үзәгенә хәбәр иттеләр. Урынга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре, ирекле янгын сүндерүчеләр китте. Торак пунктларга куркыныч янамый. Җил тизлеге секундына 5 метр. Һәлак булучылар һәм имгәнүчеләр юк», — дип аңлатканнар Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Урман Белорет шәһәреннән 1,1 км ераклыкта Белорет урманчылыгы территориясендә яна. Янгын мәйданы 3 гектар чамасы, диелә хәбәрдә.
Соңрак янгын учагы сүндерелү турында хәбәр ителде.
14 июльдә иртәнге якта Ульяновск өлкәсенең Майна районындагы Ак Күл авылы янында урман яна башлаган. Аны көн буе, аннары төнлә белән сүндерәләр, әле дә ут белән көрәш бара. Янгын 300 гектар мәйданга таралган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.