Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 июль 2020, 23:35

Указга янә төзәтмәләр кертелде

Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров “Югары әзерлек” режимы турындагы указга чираттагы тапкыр төзәтмәләр кертте.

Коронавирус таралу хәвефенә бәйле әзерлек режимы республикада агымдагы елның мартыннан эшли. Эпидемиологик хәлнең үзгәрүенә карап, аңа әледән-әле төзәтмәләр кертелә. Соңгысында мәктәп яны лагерьлары һәм балалар шифаханәләрен ачу датасының тагын кичектерелүе турында әйтелә. Моңа кадәр алар 15 июльдә эшли башлар дип планлаштырылган иде. Хәзер бу дата 29 июльгә күчерелде.
Ә Сәламәтлек саклау министрлыгына коронавирус таралу мәсьәләләре буенча сишәмбе саен (15.00 сәгатьтә) брифинглар үткәрергә кушылды. Аларда халык игътибарына булган бар төгәл мәгълүмат җиткерелергә тиеш.
Фото: pobeda.rbsmi.ru
Читайте нас: