Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 июль 2020, 23:55

Радий Хәбиров: Бу хакта зур шомлану белән уйланам

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бүген хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә коронавируска бәйле хәлгә күзәтү ясады. Чикләүләрне алу буенча ниндидер адым ясарга әлегә нигез юк, диде ул.

“Коронавирус беркая да китмәде. Психоневрологик диспансер аркасында республикада чирләүчеләр саны янә артып китте. Биредә чир таралу туктатылган. Моны күз уңыннан ычкындырырга ярамый. Әлегә эшләп килгән режимны сакларга тәкъдим итәм”, – диде төбәк җитәкчесе.
Аның әйтүенчә, күпләр хәзер маска кимичә йөри. Әмма кешеләрне маска киеп йөрергә күндерергә кирәк, дип билгеләде ул.
Республика башлыгы ярты миллион бала мәктәпкә барачак вакыт турында хафалануын белдерде. “Мин яңа уку елы турында зур борчылу белән уйланам, – диде Радий Фәрит улы. – Саннар кимемәсә, 1 сентябрьгә кадәр төзәтмәләр кертергә кирәк. Чит илләрдә икенче дулкын бара. Ачылган илләр янә каты карантинга ябыла. Безгә бу чорны үтәргә кирәк. Моңа саклану таләпләрен үтәгән очракта гына ирешеп булачак”.
Читайте нас: