Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 июль 2020, 00:10

Балалар суда тын гына бата...

Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров республика халкына балаларны суда һәлакәттән саклау үтенече белән мөрәҗәгать итте. Ул статистиканың коточкыч саннарын китерде.

«Көн саен елгаларда һәм сулыкларда балаларны югалтабыз. Кызганычка каршы, 2020 ел башыннан республиканың су объектларында 18 бала үлгән. Аларга 5 яшьтән 17 яшькә кадәр булган. Бу фаҗигаләр Архангель, Авыргазы, Борай, Гафури, Дәүләкән, Дуван, Кырмыскалы, Краснокама, Нуриман, Чишмә һәм Шаран районнарында, шулай ук Салават, Стәрлетамак һәм Уфа шәһәрләрендә булды», — дип хәбәр итте Фәрит Гомәров.
Иң күбе - алты бала Агыйделдә батып үлгән. Балалар белән бәхетсезлек очраклары Ашкадар, Зур Әрмәт, Дим, Җилем, Мәләкәс һәм Салдыбаш елгаларында, шулай ук сусаклагычларда, күлләрдә һәм буаларда булган.
Дәүләт комитеты рәисе ассызыклаганча, судагы балалар фаҗигаләренең 40 проценты – алар су коенган вакытта балалар белән янәшә булган ата-аналарның игътибары җитмәү. 60 процент очракта балалар елгага өлкәннәрдән башка барган.
"Өлкәннәр күп булганда балаларны барысы да күзәтә, бер үк вакытта барысының да игътибары читтә. Һәркем башкаларга өметләнә. Шуңа күрә балалар, бигрәк тә кечкенә сабыйлар, сулык янында булганда, һәрвакыт өлкәннәрнең берсе белән турыдан-туры бәйләнеш зонасында калырга тиеш. Балалар тыпырчынмый һәм кычкырмый, алар тыныч һәм тиз бата, гадәттә 30 секунд эчендә», - ди ул.
Игътибар!
Балалар белән тиз агымлы һәм чоңгыллы тирән сулыклар яисә елга ярлары янында ял итәргә туктамагыз.
Балаларны өреп кабарткан матрацларда һәм башка чараларда ерак йөздермәгез.
Балаларны су объектларына ялгызларын җибәрмәгез.
Һәм иң мөһиме – балаларны йөзәргә өйрәтегез!
Исегездә тотыгыз: Бер бала да чит була алмый! Балаларны судагы фаҗигаләрдән бергәләп кенә саклап кала алачакбыз!
Фото: "Башинформ"
Читайте нас: