Ил эчендә ким дигәндә биш көн дәвамында ял итүчеләргә шушы субсидия эләгәчәк. Русиядә ял итүгә тотынылган һәр 25 мең сум өчен субсидиянең тәкъдим ителгән күләме — биш мең сум. Әмма бер кешегә 15 меңнән артык компенсация алып булмый, хәтта ул күбрәк сарыф иткән очракта да.
Хөкүмәт бу максатларга барлыгы 15 миллиард сумга якын акча бүлергә планлаштыра.
Шулай итеп, властьлар гражданнарның игътибарын ил курортларына җәлеп итәргә омтыла, чөнки алар еш кына илдә ял итүнең бәяләре югары булуга зарлана.
"Ял өчен" компенсация алу өчен, шулай ук, "Мир" картасына ия булырга кирәк булачак. Программа бенефициарларына акча исәпләү һәм түләү өчен әлеге түләү системасы кулланылачак.