Июнь аенда 3 яшьтән 16 яшькәчә һәр балага, июль аенда исә яңа туган баладан алып 16 яшькә кадәр балаларга унар мең акча бирделәр. “Гадел Русия” партиясе вәкилләре Дәүләт Думасына бу акчаны ай саен түләргә кирәк дип мөрәҗәгать иткән. Депутатлар әйтүенчә, коронавирус аркасында килеп чыккан кризис аркасында гаиләләр финанс авырлыклары кичерә һәм бу акчалар аларга бик нык ярдәм булыр иде.