Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 июль 2020, 17:30

Җир участогымы, 250 мең сум акчамы?

Бүгенге көннән күпбалалы гаиләләр үзләре сайларга тиеш булачак.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә күпбалалы гаиләләр өчен җир участогына кагылышлы карар турында сөйләде.

Бүгенге көннән әлеге категориягә эләккән гражданнар өчен торак шартларын яхшыртуга 250 мең сумлык альтернатива гамәлдә булачак. Аның сүзләренчә, җир участокларын бирү озак бара, акча тизрәк ярдәм итә ала.

"Без, күпбалалы гаилә җир участогы урынына 250 мең сум күләмендә акчалата компенсация алырга мөмкин, дигән карар кабул иттек. Бу торак шартларын яхшырту буенча күпбалалы гаиләләргә тизрәк ярдәм итү булачак, дип уйладык. Шуны аңлату бик мөһим: 250 мең сум акча торак шартларын яхшыртуга гына тотыныла ала. Һәр гаилә җир участогы, яки 250 мең сум сайларга мөмкин. Чиратта 16 мең гаилә тора", - диде республика Башлыгы.
Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/ir-uchastogimi-250-me-sum-akchami-384588/
Фото:
propravo.guru
Читайте нас: