Ягъни бу хезмәтләрне алыр өчен белешмәләр җыеп инстанцияләр бусагаларын таптау кирәкмәде, алар автоматик рәвештә озайтылды. Үзгәрешләр, мисал өчен, техосмотр, торак-коммуналь хезмәтләр өчен субсидияләр һәм пенсияләргә кагылды. Нинди мәсьәләләрне бетмәс-төкәнмәс кәгазьләр җыймыйча гына хәл итеп була?
Паспорт һәм водитель таныклыгы
Әгәр бу документларның срогы агымдагы елның 1 февраленнән алып 15 июльгә кадәр чыга икән, аларны 31 декабрьгә кадәр алмаштырырга мөмкин.
Торак-коммуналь хезмәтләр түләүләренә субсидия
Әгәр субсидия алу хокукы 2020 елның 1 апреленнән алып 1 октябрьгә кадәр чыга икән, ул автоматик рәвештә ярты елга озайтыла.
Балаларга өстәмә түләүләр
2020 елның 1 апреленнән алып 1 октябрьгә кадәр 3 яшькә кадәрге беренче яисә икенче балалары булган 2 яшәү минимумыннан азрак (20 мең сумга якын) керемле гаиләләр өчен айлык түләүләр автоматик рәвештә озайтыла.
ОСАГО сатып алыр өчен агымдагы елның 30 сентябренә кадәр диагностик картаны күрсәтү кирәкми. Әмма техник күзәтүне барыбер соңрак үтәргә кирәк булачак — водительләр страховкалаучыга диагностик картаны 31 декабрьдән дә соңармыйча күрсәтергә тиеш.
2020 елның 1 мартыннан алып 1 октябрьгә кадәр инвалидлыкны рәсмиләштерү процедурасы 6 айга кадәр озайтыла.
2020 елның 1 мартында эшсезлек буенча пособие алу хокукы тәмамланган гражданнарга бу түләү шул ук күләмдә өч айга кадәр озайтыла.