Миллионнарча бала яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле гаиләләрдә җан асрый. Шулай дип белдерә Русия статистика идарәсе тикшерүләре. 2018 ел йомгакларына ярашлы, 18, 4 миллион кеше (балаларны да кертеп) ярлылык чигендә яшәгән. Балалар арасында иң югары хәерчелек дәрәҗәсе (49,4 %) күп балалы һәм шулай ук аз тәэмин ителгән гаиләләрдә яшәүче балалар (40,6 %) өлешенә туры килә. Андый гаиләләрдә бер кешегә керем аена 7,5 мең сум туры килә.
2015 елда балалар ярлылыгы дәрәҗәсе кискен рәвештә 27,4 процентка арта, ләкин соңрак кими башлый. Әмма 2020 елдагы пандемия аркасында бу күрсәткеч һичшиксез артачак. Биредә шунысы билгеленә: пандемия вакытында балалы гаиләләргә түләнгән акчалар югалган керемнең бер өлешен компенсацияләргә ярдәм иткән.
Экспертлар ярлылык буенча хәвеф төркеменә эшләүче граңданнарның да эләгүен Русиянең бер үзенчәлеге дип билгелиләр. 2020 йомгаклары буенча ярлылык дәрәҗәсе 13,8 процентка артачак дип фаразлый икътисадчылар.