Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин белдерүенчә, республика авыру буенча тотрыклы саннарга ирешкән - соңгы 3 атнада үсеш темпы тәүлегенә 35-36 кешедән артмый. Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, әлегә коронавирус турында анык кына бер сүз дә әйтеп булмый.
Бераздан хәлнең ничек үзгәрәчәген күзәтергә мөмкин булачак. Башлык бөтен кешедән битлек режимын һәм социаль дистанцияне үтәүләрен сорады.
— Бездәге әлеге тигез, тотрыклы сан шул турыда сөйли: без шундый фазага чыктык - я аска төшәчәкбез, я өскә чыгабыз. Барысы да үзебездән тора. Пневмония белән авыручылар санын киметү — бик яхшы күрсәткеч. Сәламәтләнүчеләр саны авыручылар саныннан артып китә — бу да бик яхшы күрсәткеч. Барыбыз да тагын иң гади кагыйдәләрне үтәргә — битлек режимын, социаль дистанцияне сакларга, күпләп җыелмаска, дезинфекция чараларын кулланырга тиеш, - диде төбәк җитәкчесе.